Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә җәза үтәтү инспекциясендә 35 кеше учетта тора
Ике кешенең иреге чикләнгән, аның берсе төрмәдән кайткан.
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә җәза үтәтү инспекциясендә 35 кеше учетта тора. Ике кешенең иреге чикләнгән, аның берсе төрмәдән кайткан, дип яза җирле басма.
“Аларның кайсы төзәтү эшләренә, кайсы мәҗбүри эшкә хөкем ителде. Һәркайсын барлап торабыз",- дип белдерде Әтнә районы эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова.
Шул 35нең бишесе төзәтү эшләренә, бишесе мәҗбүри эшкә хөкем ителгән. Ике кешенең иреге чикләнгән, аның берсе төрмәдән кайткан. 16 кеше шартлы рәвештә җәза срогын үтә. Хөкем карары нигезендә 7 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз