Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә ЮНИМИЛК компаниясе вәкилләре белән очрашу булды
Хәзерге вакытта компаниягә Татарстанның – 62, Россиянең 1750 хуҗалыгы сөт сата
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Әтнә муниципаль районының Олы Бәрәз социаль үзәгендә, Ленин исемендәге терлекчелелек хуҗалыгында ЮНИМИЛК компаниясе вәкилләре белән очрашу булды, дип хәбәр итә “Әтнә таңы”.
- Чисталык буенча компания куйган таләпләрне тиешенчә башкару җәһәтеннән, мастит аркасында 300 литрлап сөтне чыгарып түккән вакытлар булды, – дип сөйләде очрашу барышында хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин.
Компаниянең Татарстанда чимал хәзерләү буенча җитәкчесе Илнар Гарипов та: “Иң мөһим компонентлар – сөтнең соматик күзәнәкләре һәм БАК-орлыкландыру, ягъни, чисталык күрсәткече тиешле нормада булу”, – ди.
ЮНИМИЛКка Татарстанның – 62, ә Россиянең 1750 хуҗалыгы сөт сата. РФтә аның 34 заводы бар, берсе - Казанда.
Олы кунаклар буш кул килмәгәннәр, “Ленин” хуҗалыгы мактау кәгазенә лаек булды. Тырыш хезмәтләре өчен баш табиб Илдус Гыйлаҗев, Бәрәскә фермасы мөдире Тәлгать Низамов, терлекчеләр – Зөлфия Галиуллина, Резеда Камалиева, Гөлназ Корбанова, Люция Шакирова, Флюра Хәйруллина мактау кәгазьләренә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Ә Илгиз Хәйруллинга компания логотипы төшерелгән исемле сәгать бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз