news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән

Кичә кичке дүртләр тирәсендә Олы Әтнәдәге электр подстанциясе янында авария булган.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Әтнә районында юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке дүртләр тирәсендә Олы Әтнәдәге электр подстанциясе янында юл һәлакәте булган.

Биредә "Лада Гранта" һәм "Дэу Матиз" бәрелешкән. "Дэу" йөртүче хатын-кыз һәм аның пассажры имгәнеп, хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot