news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә яшьләр бәйрәм итте

Районда Яшьләр көне күчерелгән иде.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнәдә яшьләр бәйрәм итте. Районда Яшьләр көнен күчергәннәр иде, дип яза "Әтнә таңы".
 
Шимбә көнне  "Ашыт" спорт комплексының спорт мәйданчыгында районыбыз яшьләре баскетбол, футбол уйнады. 
 
"Читтән килүчеләр юк, үзебезнең район яшьләре барысы да. Бу дусларча очрашу", - диде спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.
 
Ә "Ашыт" спот үзәге янәшәсендәге мәйданда дискотека оештырылды,диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot