news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә яшүсмер апасына пычак белән кадаган

Ике бертуган кәрәзле телефон бүлешә алмаган.

(Әтнә, 7 гыйнвар,  “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә яшәүче имин булмаган гаиләдә фаҗига килеп чыккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

15 яшьлек энесе белән 16 яшьлек апа кеше арасында килеп чыккан низаг соңгысының тән җәрәхәтләре алуы белән тәмамланган. Ике бертуган кәрәзле телефон бүлешә алмаган.

Психоневрологик учетта торган балигь булмаган 15 яшьлек үсмер спиртлы эчемлекләр дә кулланган була. Кулына пычак алган энесеннән апа кеше урамга чыгып чабып кына котылган.

"Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә. Яшүсмер исә Казанда наркология хастаханәсендә дәвалау курсы ала. Әлегә судмедэкспертиза нәтиҗәләрен көтәләр. Шулар нигезендә суд тарафыннан яшүсмергә карата карар кабул ителәчәк", - ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100