news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә "яшь инспекторлар" ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыктылар

Районда Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан профилактик эш киң җәелдерелгән.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Шушы көннәрдә ЮХИДИнең Әтнә бүлеге хезмәткәрләре "яшь инспекторлар" белән берлектә Олы Әтнәдә рейд уздырдылар, дип яза район газетасы.

Шулай ук Күлле Киме һәм Түбән Көек балалар бакчаларында да балалар белән очрашып, яктылык кайтаргыч элементлар һәм балалар травматизмын профилактикалау темасына очрашу үткәрделәр. Әлеге чараларда Әтнә - Биектау районнары буенча "яшь инспекторлар" белән эшләү бүлеге белгече Алсу Сафиуллина да катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot