Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә яшәүче өлкәннәр Болгарга сәяхәт кылды
Өлкәннәрнең гозерләрен истә тотып, бу сәяхәтне "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективы оештырган.
(Казан, 6 июль, “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә социаль үзәк белгечләре районда яшәүче 25 өлкән яшьтәге ханым-әбиләрне Болгарга алып китте. Узган ел да менә шундый сәяхәт оештырганнар иде алар. Бара алмый калган өлкәннәрнең мөрәҗәгатьләрен истә тотып, быел да үзәкнең ике белгече – Айгөл Баһавиева, Зөлфирә Сәләхова, өлкәннәрне оештырып, юлга алып чыгып киттеләр, дип яза җирле басма сайты
- Бик ошаттык, әле дә барып кайтуыбызга ышанып җитә алмыйбыз. Ул Ак мәчетнең матурлыгы, үз күзләребез белән күрдек. Бар җирдә булдык, таныштык, күңелләр нечкәрде. "Изгелек" социаль үзәге коллективына зур рәхмәт. Кыенсынмыйлар, шулкадәр игътибарлылар. Айгөл белән Зөлфирә безне барлап кына йөрделәр, - дип сөйләп, тәэсирләре белән уртаклаштылар сәяхәткә баручылар.
Ә социаль үзәк коллективы барып кайту өчен автобус биргән Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы җитәкчелегенә, автобус шоферы Таһир абый Габидуллинга да бик рәхмәтле, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз