news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә яшәүче ханымга җыелма пандус бүләк итәләр

Районның “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “РИТЭК” бәйгесендә җиңү яулады.

(Казан, 4 февраль, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). Әтнәдә яшәүче мөмкинлеге чикле Рүзия Камаевага тиздән җыелма пандус тапшырачаклар. Моны районның “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы башкарачак. Алар “РИТЭК” бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар. Грант акчасына җиһазлар алачаклар, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Грант акчасы килде инде, без моны тиздән файдаланачакбыз. Әлеге вакытта җиһазлар эзләү белән мәшгульбез. Рүзия Камаевага өеннән чыгарга ярдәм итәчәк җыелма пандус һәм ванна кергәндә күтәртә торган “подьемник” алачакбыз. Бу җиһазларны интернеттан Рүзия белән бергәләп сайлыйбыз. Алгач алгач, уңайлысы булсын инде, - ди “Изгелек” үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

“Бу проектта җиңеп чыктык, дип социаль яклау оешмасыннан хәбәр иткәч, бик куандым. Төшкә дә кермәгән бәхет бу. Күптән хыяллана идем мондый күчереп йөртә торган пандус турында. Кызларга рәхмәтем бик зур”, - ди Рүзия үзе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100