news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә ялган тикшерүчеләр счетчиклар карап йөргән

Үзләрен контролер дип атап, счетчикларны тикшергәннәр, пломбаларны өзеп, 6000 сумга яңасын куярга акча сораганнар, дип хәбәр итә район сайты.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, "Әтнә таңы"). Кичә Әтнә районының ике авылында счетчиклар караган булып, пломбаларны өзеп, ике хатын-кыз йөргән. Аларны полиция чакыртып куганнар, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” сайты.

Социаль челтәрләрдә дә әлеге хатын-кызлар турында хәбәр таратканнар. Алар үзләрен контролер дип атап, счетчикларны тикшереп йөргән. Аннан пломбаларны өзгәннәр һәм 6000 сумга яңа пломба куябыз дип, акча сораганнар, диелә әлеге хәбәрдә.

Әлеге хәлгә  Әтнә районы электр челтәре җитәкчесе Илдар Сабиров аңлатма биргән. "Бу хатын-кызлар - чып-чын мошенниклар. Бүген районның ике авылында йөргәннәр. Аларны полиция чакыртып, кудырттык. Искәртеп үтәм: бездә хатын-кыз контролерлар юк. Безнең хезмәткәрләр берничек тә пломбаны өзә алмый. Мәҗбүри алырга кушмыйлар. Әгәр пломбаның срогы чыга икән, без, алыштырырга кушып, уведомление генә язып калдыра алабыз. Шуңа күрә кем генә керсә дә, счетчигыгызга берәүне дә якын китермәгез. Керсәләр, иң элек подстанциягә шалтыратып, тикшерүчеләрнең кем булуын ачыклагыз".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100