news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә яңартылган “Чулпан” лагере ачылды

Татарстан Республикасының максатчан программасы ярдәме белән ул тулаем төзекләндерелгән.

(Әтнә, 1 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Бай тарихлы “Чулпан” хезмәт һәм сәламәтләндерү лагере, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, 8 сыйныф укучыларын кабул итте., дип яза җирле басма.

31 июльдә лагерьның рәсми ачылышы булды. Яңартылган "Чулпан" лагерен район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Тәлгать улы Гарипов ачып, ял итүче укучыларга, биредә эшләүче хезмәткәрләр- вожатыйларга да уңышлар теләде.

"Чулпан" лагере җитәкчесе Эльмира Ринат кызы Мәгъсүмова ачылышка килгән кунакларны, балаларны төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштырып, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Укучыларга күңелле ял теләде. Соңыннан яңа биналарның - ашханә, душ, склад бүлмәләренең ачкычларын биредә эшләячәк белгечләргә тапшырды. Ял итүче балалар корпусларга таралды. Вожатыйлар балаларны көндәлек планнар белән таныштырып, нәрсәләр эшләргә кирәк булачагын аңлаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot