news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә яңа ел каникулларында грипп белән авыру очрагы теркәлгән

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында карап, тикшереп кертү башланды.

Әтнәдә яңа ел каникулларында грипп белән авыру очрагы теркәлгән
atnya-rt.ru

(Әтнә, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнәдә яңа ел каникулларында грипп белән авыруның бер очрагы теркәлгән. "Грипп" диагнозы куелган пенсионер бабай район үзәк хастаханәсе боксында дәвалана. Аның хәле авыр дип санала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Моннан тыш,  4 кешене пневмония - үпкә ялкынсынуыннан дәвалыйлар.

8 олы кеше кискен тын юллары авыруларыннан дәвалана. Олы Әтнә балалар бакчасында 50 бала да шулай ук авырый. Бу балалар саны белән карасак, 23 процентны тәшкил итә.

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында карап, тикшереп кертү башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100