Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә яңа чистарту корылмасы эшли башлады
Спиртзавод белән бер инде монысы, үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз, ди коммуналь хаҗалык оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәров.
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Олы Әтнә фермасының “Ашыт” болыны ягында чистарту корылмасы төзелеп, яңа гына тулы көченә эшли башлады.
Чистарту корылмасының исеме генә бар инде безнең, нәрсә чистартсын инде ул... – башта еш ишетә идек бу сүзләрне, яңасы төзеләчәк, дигәч тә ышаныч шулкадәр генә булды. “Акча әйләндерәләрдер, күз буяр өчен генә берәр нәрсә эшләгән булалар да, шуның белән бетә...” – моңа кадәр барыбызга да таныш һәм иң еш әйтелә торган җөмлә булды бу, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
Инде менә объект төзелеп беткән, эшләп тора. Коммуналь хаҗалык оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәров: ”Спиртзавод белән бер инде монысы, үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз. Авылның техникум ягындагы линиясе, больница ягыннан килгән шакшы су керә монда, менә бу уң яктагы резервуарларга пычрак су керә сул яктагысыннан чистартылып чыга”, - дип аңлата.
Баскычтан менеп резервуарлар арасында йөрибез, гөжелдәгән тавышка да ияләнелде, 12 зур резервуар, тагын 2 кечкенә резервуар урнашкан монда. Резервуарлар эчендә, өчтән ике өлешендә, вертикаль итеп 3см диаметр чамасындагы торбалар урнаштырылган. “Менә шул торбаларда тере организмнар, 100 дән артык инфузория бар, һәрберсе үрчеп артып тора, шул шакшы судагы бактерияләр белән тукланалар, суны шулар чистарта. Чистартылган су Әтнә елгасына чыгарыла. Тәүлегенә 100 кубометр су чистартыла”, – дип ачыклык кертә коммуналь хаҗалык оешмасы җитәкчесе.
Елга пычрана икән инде, дияргә ашыкмагыз. Чөнки чистартылган суны краннан килә торган чиста судан аера торган түгел, резервуарның төбе күренә, диелә район газетасы язмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз