Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә яңа бассейнга су тутырып карадылар
Июль аенда бассейн төзелеше төгәлләнер, дип фараз итәләр.
(Казан, 12 июнь, “Татар- информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районында июль аенда бассейн төзелеше төгәлләнергә тиеш, дип яза җирле басма.
Бассейнның әзерлеген төзелештә эшләүче белгечләр 95 процент, дип бәяли. "Күп эшләнде, төгәлләнү алды процессы бара. Плиткаларны ябыштырып бетергән идек, азрак үзгәреш керү сәбәпле, кире плиткаларны сүтеп, яңадан эшләп бетереп киләбез. Төзелеш эше күпчелек җирдә бетте, бүгенге көндә бассейн эчендә җыештыру эшләре бара. Әтнәдән килеп эшләүче хатын-кызлар да бар. Юып-чистартып, булган бүлмәләрне бикләп барабыз", - дип ачыклык кертәләр биредә эшләүче белгечләр.
“Дулкын” дип исемләнгән бассейнда ике су коену урыны бар - берсе зур, олыларныкы. Икенчесе кечерәк, балаларныкы. Кечкенә бассейнга су тутырып караганнар инде. Бу билгеле чиста су түгел, бары аккан-тамган җирләрне, суны тотамы-тотмыймы икәнлеген тикшерү, рельефын карау өчен эшләнгән. "Нәтиҗәсе әйбәт, балалар бассейны суны тота", - диделәр. Зурысына бу атнада тутырып карыйсылар суны. Әгәр зурлар өчен булган бассейн да суны яхшы тотса, суны фильтрлар белән чистарту эше башланачак",- дип аңлаталар биредә эшләүчеләр.
- Утлар, сигнализацияләр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче сигнализацияләр да куелды. Видеокүзәтүдә бар инде. Ишегалдындагы җирләрне дә тигезләп бетереп киләләр. Июль аенда биредә эш төгәлләнер, дипуйлыйбыз, - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.
Бассейнның тышы да, эче дә зәвык белән эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз