Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә волейбол ярышында балтачлылар җиңде
Арча командасы икенче, кукмаралылар өченче урынны алды.
(Әтнә, 4 март, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина.). Бүген “Ашыт” спорт комплексында Әтнә спорт мәктәбе призына 2002-2003 елгы егетләр арасында Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мари иле, Әтнә командалары арасында булган төбәкара волейбол ярышы тәмамланды һәм җиңүчеләр билгеләнде, дип яза район газетасы.
Әлеге уенда Әтнә спорт мәктәбенең республика ярышларыннан, башка районнардан гел җиңеп, беренчелекне яулап, күп мәртәбәләр кубоклар алып кайткан командалары уйнады.
Уен көтелмәгәнчә тәмамланды: Балтач волейболчылары беренче урын яулады. Арча командасы – икенче, Кукмара – өченче. Әтнә районының Күңгәр командасы – дүртенче...
“Әйе шул,составны азрак үзгәрттек, командага кечерәк яшьтәгеләр дә керде. Дөрес, җиңәрлек команда куеп була иде, уенчыларыбыз көчле, җиңәргә мөмкинлек бар иде. Ә без үзебезгә таләпнең зурысын куйдык, көчле командалар белән уйнарга үзгәртелгән командалар чыкты. Алар да начар уйнамады, бу алар өчен башка җиңүләр алдыннан көчле чирканчык алу булды. Дөрес, егетләребез моны аңласа да, азрак күңелләре төште... җиңелеп караганнары юк иде... Гел кубок белән кайтканнарына үзем дә ияләнгәнмен...”- дип ачыклык кертте спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз