news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә волейбол ярышларының зона этабы узды

Ярыш урта профессиональ белем бирү уку йортлары арасында республикакүләм спартакиада кысаларында үткәрелде.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). 12 март көнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы спорткомплексы базасында урта профессиональ белем бирү уку йортлары арасында республикакүләм спартакиада кысаларында волейбол ярышларының зона этабын уздырды. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә..

Бирегә 5 уку йорты – Саба аграр көллияте, Кукмара аграр көллияте, Арча педагогия көллияте, Арча агросәнәгать көллияте һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы икешәр команда чыгарды.

Уеннарның хөкемдарлары - республиканың Волейбол федерациясенең республикакүләм судьясы Хөсәенов Халит, 1 категорияле судья Гыйниятов Илшат һәм  Дерябин Тимур. Алар уенчыларның әзерлегенә, уеннарына һәм оештыруга бик югары бәя бирделәр.

“Уен бик кискен барды, хәтта кайсы команданың җиңәсен уен азагына кадәр билгеләп тә булмады”, - диде судья Халит Харис улы.

Кызлар арасында: 1 урында – Арча педагогия көллияте, 2 урында – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, 3 урында – Арча агросәнәгать көллияте.

Егетләр арасында: 1 урын – Арча педагогия көллияте. 2 урын – Саба, 3 урын – Кукмара егетләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100