news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә волейбол буенча төбәкара турнир узды

Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә булды: I урында - Чуваш Республикасы, II урында - Әтнә, III урында - Биектау.

(Әтнә, 5 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков).  Олы Әтнә урта мәктәбендә мәрхүм Илсур Шакир улы Дәминов истәлегенә төбәкара V волейбол турниры узды.

Мәктәп укучылары арасындагы бәйге формасында башланган турнир инде ветераннар арасындагы төбәкара ярыш статусына ия: биредә үзебезнең Әтнә ветераннарыннан тыш, Чуваш Республикасыннан “Канашсем”, Мари Иле, Биектау һәм Арча районы волейболчылары туп чөйде.

Турнирны район хакимияте, мәктәп дирекциясе оештырды, аерым алганда, физкультура укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмовның тырышлыгы бәхәссез булды. Илсур Дәминовның туганнары, дуслары турнирның махсус кунаклары булдылар, улы – шушы ук мәктәп укытучысы Ирек Дәминов бәйгенең үзәгендә кайнады.

Баштарак ышанычсыз башлаган кебек булсалар да, әтнәләр уен дилбегәсен беренче очрашуда ук үз кулларына алдылар. Һәрхәлдә, финалга кадәр бу сизелеп торды. Әмма төп уенда турнирның гамәлдәге җиңүчеләре – “Канашсем” (“Канашлылар”) волейболчылары өстен чыктылар.

Шунысы кызык, монда барлык уеннар да 2:0 исәбе белән тәмамланды.

Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә булды: I урында - Чуваш Республикасы, II урында - Әтнә, III урында - Биектау.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100