news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә узган "Сәламәтлек- 2019" XVII төбәкара спартакиадасы җиңүчеләре билгеле

Бәйгенең җиңүчесе булып, Кукмара сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең командасы калды.

Әтнәдә узган "Сәламәтлек- 2019" XVII төбәкара спартакиадасы җиңүчеләре билгеле
atnya-rt.ru

(Әтнә,19 май, “Татар-информ, "Әтнә таңы”). Әтнәдә узган "Сәламәтлек- 2019" XVII төбәкара спартакиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба район үзәк больницаларының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре - барысы ике йөздән артык белгеч катнашты. Спартакиаданың ачылышы "Алчәчәк" бию төркеменең биюе һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовның чыгышы белән башланып китте.

Коллегаларын район үзәк хастаханәсенең баш табибы Элдар Яруллин да сәламләп, уңышлар теләде. Бәйгенең мәдәни өлешен район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов белән район мәдәният йортының әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова алып барды.

Спартакиадада катнашучылар 6 спорт төре - җиңел эстафета, бадминтон, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, канат тарту буенча көч сынашты. 

Бәйгенең җиңүчесе булып, Кукмара сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең командасы калды. Республика бәйгесенә алар барачак.

Икенче урында - Балтач командасы, өченче урында - Әтнә командасы. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100