news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә урып-җыю эшләренең өчтән ике өлеше тәмамланган

Әлегә уртача уңыш – һәр гектардан 31,7 центнер тәшкил итә.

(Әтнә, 25 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнә районның барлык хуҗалыклары да тиешле мәйданнарның яртысыннан артыгын суктырды. Әлегә уртача уңыш – һәр гектардан 31,7 центнер тәшкил итә, дип яза җирле басма.

“Ленин” хуҗалыгында уңыш гектарыннан 37,1 центнер тәшкил итә. “Тукай” – 34,9 центнер/гектар, “Дусым” 32,4 центнер/гектар уңыш алган.

“Ленин” хуҗалыгы 387 гектарда иккән көзге бодайның һәр гектарыннан 42,2 центнер суктырып алды. “Тукай” исә 210 гектар мәйданда борчак игеп, уртача 23,2 центнер/гектар уңыш алуга иреште. “Ленин” хуҗалыгы әлегә районда иң күп арпа уңышы да суктыра.

“Ленин”хуҗалыгында уңыш бер гектардан 45,9 центнер тәшкил итте.  Хуҗалык сабан бодаен да урып-җыя башлады: 103 гектардан барысы 3300 центнер бөртекле амбарларга кереп урнашты, һәр гектардан 32 центнер уңыш чыга. Ә менә “Тукай” хуҗалгында солының һәр гектарыннан 32,7 центнер уңыш җыеп алдылар. “Дусым”да 331 гектар мәйдан биләгән арышның һәр гектарыннан 40,5 центнер уңыш җыелды. Кыскасы, районда барлык тиешле мәйданнарның 66,3 процентында – өчтән икесен дә урып-җыю тәмамланды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100