news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә укытучыларның пленар утырышында хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Пленар утырыш узган уку елына нәтиҗә ясап, киләсе уку елына бурычлар билгеләде.

(Әтнә, 1 сентябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә пленар утырышта узган уку елына нәтиҗә ясадылар, киләсе уку елына бурычлар билгеләделәр, алдынгы укытучыларны бүләкләделәр. Аның эшендә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Илдар улы Халиков та катнашты. Утырышны район советы башкарма комитеты рәисе Фәрит Мансур улы Нуриев алып барды һәм чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Кунакларны Әтнә дәүләт драма театрының керү юлында балалар сәнгат мәктәбе укучылары, яшь ЮИДчылар каршы алды. Укучылар аларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бинаның тамаша залына кергәнче фойе өлешендә һәр мәктәп тарафыннан эшләнгән стенд-күргәзмә каршы алды. Бу стендта – һәр мәктәпнең унышлары, хәл итәсе мәсьәләләре сурәтләнгән. Янәшәсендә мәктәп директоры, кызыксынган соравы булучылар шунда ук җавап та алды. Янәшәсендә укучылар кулы белән эшләнгән әйберләрдән күргәзмә куелган. Эшләрнең нинди төре генә юк.

Мәгариф бүлеге мөдире Ленар Тәлгать улы Гарипов узган уку елындагы нәтиҗәләргә тукталды, ә алар йөз кызарырлык түгел. Районның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИларны уңышлы тапшырды. 

Пленар утырыш театр бинасының тамаша залында үтте. Укучылар чыгышы белән башланып китте. Бирегә Пленар утырыш “Муниципаль белем бирү системасының үсеше, казанышлары, проблемалары, перспективалары”н карап, киләчәккә бурычлар билгеләде, бер төркем укытучыларны бүләкләде, тырышып эшләгән педагогларга рәхмәт сүзләре җиткерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100