Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә укытучы-авторның “Меңнәр иле Олы Мәңгәр” китабы дөнья күрде
Китап төрле елларда авылыбызда гомер кичергән гади кешеләргә багышланган.
(Әтнә, 11 декабрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Фәридә Филатова). Авыл мәдәният йортында әтнәле Илсур Шакировның “Меңнәр иле Олы Мәңгәр” исемле икенче китабын презентацияләү кичәсе булып узды, дип яза җирле басма.
Күмәк хуҗалык рәисе Айдар Габделбәр улы Шәриповның хәер- фатихасы белән дөнья күргән китаплар бу. Һәр ике китапның дөньяга чыгуында да аның рухи яктан да, матди яктан да ярдәме терәк булып торды.
Инде китапка килгәндә, ул беренчесе кебек төрле елларда авылыбызда гомер кичергән гади кешеләргә багышланган. Һәр бит саен – кеше язмышы, һәр бит саен – үзенә бер тарих. Илсур Гариф улы – укытучы. Әмма шуңа да карамастан, авылның һәр гаиләсе тарихыннан хәбәрдар булуы, кызыксынучанлыгы, кеше язмышларына битараф калмавы зур соклану хисләре тудыра. Китап үзе дә геройлары кебек үк гади, ихлас телдә язылган, укыган саен укыйсы килеп тора. Үзем өчен мәктәп укытучыларына багышланган бүлек үзенә бер ачыш булды. Миңа гына түгел, данлыклы Олы Мәңгәр мәктәбен тәмамлаган һәркем өчен зур бүләк. Заманында мәктәп данын еракларга илткән, чын укытучы буларак исемнәре укучылары күңелендә гомер буе сакланган бу шәхесләр, дөрестән дә, онытылырга тиеш түгел. Алар – мәктәбебезнең йөзек кашы, укытучы дигән горур исемне йөрткән һәркем өчен үрнәк. Китапның бу өлеше мәңгәрләр өчен генә түгел, тирә-күрше Иске Мәңгәр, Бәхтияр, Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, исеме тарихта гына калган Яңа Мәңгәр авылларыннан килеп укучылар өчен дә олы истәлек-хәтирә.
Презентация кичәсендә әлеге китапны әзерләүдә үзеннән азмы-күпме көч керткән, китапка карата игътибарсыз калмаган якташлар чыгыш ясады. Хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов, журналист Сүрия Мингатина, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина, Иске Мәңгәрдән Резеда Вафина, иҗатташ дусты Рәүфҗан Закиров, сыйныфташы, күршесе Фәрит Мостафин, Надия Равзетдинова һәм башкалар – сәхнәгә күтәрелеп, авторга хөрмәт белдергән һәркемнең уйлары, теләкләре ихлас иде.
Тәкъдим итү кичәсенең сценарие да бик эчтәлекле итеп төзелгән, монда берни артык та, ким дә түгел. Гомумән, кичәне оештыруда авыл китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанованың авыл тарихын, зыялыларын тирәнтен белүе, күп еллардан бирле бу эштә тәҗрибә туплаган булуы да үз ролен уйнамый калмагандыр. Илсур абыйның укучылары, хезмәттәшләре, коллегалары – мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Халисә Сәләхетдинова, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары, кичәне алып баручы Рүзилә Фәттахованың тырышлыгына да сокланырлык. Мәдәният йорты хезмәткәрләре – Гөлсинә Шакирова, Рафис Сәләхетдинов, алып баручы Альфир Шакиров, Гөлүзә Сираҗиева, Мөнир Мәрданов, халык театры артистлары чыгышы – болары кичәне тагын да ямьләп җибәрде. Илсур Шакировның гаиләсе дә талантларга бик бай. Оныгы Алия, абыйсының кызлары Әлфия белән Гөлфия, Гөлфиянең кызы Зилә моңлы җырлары белән кичәнең дәрәҗәсен тагын бер баскычка күтәреп җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз