news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә уҗымнар яхшы кышлый

Орлыклар тишелешен, шулай ук аларда төрле авырулар булмауны да лабораториядә тикшереп, шул нигездә хуҗалыкларга тәкъдимнәр ясыйлар.

(Әтнә, 19 февраль, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Орлыкчылык инспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, Әтнә хуҗалыкларының басу-кырларында үсүче уҗымнар торышы әлегә шик-шөбһә уятмый, дип яза җирле басма.

“Һәр айның 14енче числосында анализга Казанга җибәрәбез. Иң курыкканы – шикәр күрсәткече. Әлегә ул да нормада, арышныкы -29,9 %, бодайныкы 31,25 % тәшкил итә”,- ди инспекция җитәкчесе Тәлгать Садыйков. Орлыклар тишелешен, шулай ук аларда төрле авырулар булмауны да лабораториядә тикшереп, шул нигездә хуҗалыкларга тәкъдимнәр ясыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot