Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә уҗымнар торышын тикшергәннәр
Һәр айның 13нче числосында уҗымлы басулардан монолитлар алып тикшереп торалар.
(Әтнә, 3 март, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнәдә уҗымнар торышы әйбәт дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” филиалының Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Тәлгать Садыйков, дип яза районның "Әтнә таңы" газетасы.
- Орлыкларның тишелеше яхшы, лаборатория анализы нәтиҗәләре дә әйбәт. Орлыклар – кондицион. Җитәрлек, шулай ук иминият фонды да бар, - дип таныштырудан башлады ул сүзен.
Чәчүлек орлыкларның сыйфатларын тикшерәләр, анализлар ясап, авыруларын ачыклыйлар. Нәкъ шул нәтиҗәләр буенча орлыклар химик һәм биологик препаратлар белән инкрустацияләнәләр. Соңгысын шәхси хуҗалыклар да соратып алырга мөмкиннәр.
Авыл хуҗалыгында оригиналь һәм элита орлыклар бик зур роль уйныйлар. Безнең күмәк хуҗалыкларда ул 43 процент ук тәшкил итә икән. Калганнары – репродукцион орлыклар, ди. Ә үрчетү өчен югары репродукцияле орлыкларны Татарстан фәнни-тикшеренү институтыннан алып кайталар.
- Уҗымнар торышы да әлегә әйбәт, - дип саный ул.
Карның калынлыгы бүгенге көндә 40-45 сантиметр тәшкил итә. Дөрес, җитәкче сүзләренә караганда, ноябрь аенда яуган карлар куркытканнар. Чөнки, өстә хасил булган боз катламы аркасында үсемлек тончыгырга мөмкин. Шөкер, зыяны килмәгән. Хәзер андый куркыныч янамый да инде.
Һәр айның 13нче числосында уҗымлы басулардан монолитлар алып тикшереп торалар. Шунысы куандыра, шикәрләре югары: 20-26 процент тирәсе. Яхшы күрсәткеч бу.
- Тагын бер сөенечле күренеш: быел кар катламы тигез. Тик чәчү язның ничек килүенә дә бәйле. Кар акрынлап эресә, туфракта дым җитәрлек булачак. Кинәт җылытса, кинәт агып та китәргә мөмкин, - ди, дип хәбәр итә җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз