Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр
Соңыннан кунаклар Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектаклен карады.
(Казан, 8 май, “Татар-информ", ”Әтнә таңы”). Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын котлау тантанасы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында булды. Аларны бирегә алып килүне, сый-нигъмәт тулы табыннар белән каршы алуны оештыруда район хакимиятенең тырышлыгы зур булды. Соңыннан кунаклар Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектаклен карадылар, дип яза район газетасы сайты.
Табыннарның мул булуыннан бигрәк, тамак тук заман, үзләрен искә алып хөрмәтләүгә күңелләре нечкәрде өлкәннәрнең. Араларында күз яшьләрен сөртүчеләр дә булды. Хәер, кабат бергә очрашып, үзара сөйләшү шатлыгыннан да тулгандыр ул күз яшьләре.
Район хакимияте аппараты җитәкчесе Гөлнара Реваль Галәүтдинова район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән өлкәннәрне Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлап, сәламәтлек теләп, рәхмәтен әйтте. Районның ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов та ихлас котлап, узган авыр елларны искә алыр өчен шулай җыелып алуның кирәклеген ассызыклады.
“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы, Олы Әтнә авыл җирлеге, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бу бәйрәмнең күңелле узуы өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз