news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Трактор" операцияләре кысаларында биш беркетмә төзелде

Әлеге рейдны, Әтнә белгечләре Арча районындагы белгечләр белән бергәләп, ике район юлларында үткәргәннәр.

(Казан, 11 июль, “Татар- информ", “Әтнә таңы”). "Трактор" операцияләре кысаларында юл иминлеген тәэмин итү максатыннан, ике район юлларында махсус рейд уздырдылар. Әлеге рейдны Арча районы белгечләре белән бергәләп Әтнә районы белгечләре оештырды, дип яза җирле басма.

Рейд барышында ике район юлларында да кимчелекләр ачыкланды: теркәлмәгән хәлдә прицеп тагып йөрүчеләр бар. Моннан тыш тракторда янгын сүндергеч булмау да игътибарны җәлеп итте. "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров әйтүенчә, болардан тыш вак-төяк җитешсезлекләр дә җитәрлек.

Җыйнап әйтсәк, Әтнә районында да, Арча районында да бишәр административ беркетмә төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100