Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә традицион каратэ буенча унынчы ачык турнир узды
Әлеге бәйгедә Казан һәм Арча шәһәрләреннән килгән командалар да катнашты.
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районында икенче ел инде традицион каратэ түгәрәге эшләп килә. Анда өч дистәгә якын укучы йөри. Алар атнаның ике көнендә - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә "Ашыт" спорт үзәгендә шөгыльләнәләр. Укучыларны традицион каратэның Бөтендөнья Федерациясе судьясы, кара пояска ия булучы (иң мәртәбәле бүләк санала) Татарстанның традицион Каратэ федерациясенең техник директоры Геворг Кароевич Саргсян өйрәтә. Бу бәйге менә шул укучыларның каратэне ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен күрсәтте, - дип яза район газетасы.
“Ашыт” спорт үзәгендә 10 июнь көнне татарча көрәш кенә күреп ияләнгән Әтнә халкы үзгә спорт төрен, әлеге төр көрәшнең үзгәлекләрен, көрәшнең матурлыгын күрде. Үзебезнең укучыларыбыз-балаларыбыз өчен җан аттык. Ә алар сынатмадылар. Җиңүчеләрне атап китәсе килә.
Зарипов Солтан - 2 урын,
Хәбибуллин Алмаз- 2 урын,
ГабидуллинАйзат- 2 урын,
Җиһангәрәев Тимур-3 урын,
Барсегян Сергей- 3 урын,
Гайнуллин Данил-3 урын,
ГайнуллинКамил -3 урын,
Вәлиуллин Ильяс 3 урынга ия булдылар. Җиңүчеләрне командалап билгеләмәделәр, һәрберсен аерым чакырып, Диплом бүләкләр, медальләр белән зурладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз