news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Тоннель” тикшерүеннән соң, кагыйдә бозган йөртүчеләр җавапка тартылган

Ике җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк.

(Әтнә, 9 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). “Тоннель" операциясе барышында дүрт йөртүче – страховкасыз йөргән өчен, икесе – куркынычсызлык каешын эләктермәү сәбәпле, берәр йөртүче - машина номеры пычрак булганга, техник яктан төзексез машинада йөргәнгә һәм баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылды.

“Язгы каникуллар “ профилактик чарасына да йомгак ясалды, дип яза район газетасы сайты. Монысында ачыкланган 10 йөртүче - куркынычсызлык каешларын эләктермәү сәбәпле, икесе – баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен җавап бирәчәк. Ике җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 15 яшүсмергә махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләренә җибәрелде.

Шул ук вакытта район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов законга үзгәрешләр кертелү турында да хәбәр җиткерде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, төнлә юлга чыкканда, транспорт чарасында яктылык кайтаргыч жилет булырга тиеш. Торак пунктларыннан читтә һәм тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең дә мондый жилеты булуы мөһим. Жилет булмаган очракта, 500 сум күләмендә штраф түләтү каралган, дип аңлатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100