news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә "Тоннель" операциясендә юл кагыйдәсен бозуның җиде очрагы ачыкланган

Машина утларын яндырмыйча һәм куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләргә шулай ук административ кодекс буенча җавап тотарга туры киләчәк.

(Әтнә, 22 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәдә чираттагы "Тоннель" операциясе узды, дип хәбәр итә районның “Әтнә таңы” басмасы.
Операция барышында юл кагыйдәсен бозуның җиде очрагы теркәлгән.

Өч машина йөртүченең иминият полисы булмавы ачыкланган. Берсенең машина тәрәзәсе тонировкалы булган, тагын берсе каршы як полосага чыккан.

Машина утларын яндырмыйча йөргән һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән йөртүчеләргә шулай ук административ кодекс буенча җавап тотарга туры киләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot