news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Утырышта федераль иминлек хезмәте идарәсе вәкиле Рамил Хәйруллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, комиссия әгъзалары катнашты.

(Әтнә, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Гөлнар Мөхәмәдҗанова). Әтнә районы администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды, дип яза район газетасы сайты.

Утырышта федераль иминлек хезмәте идарәсе вәкиле Рамил Хәйруллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, комиссия әгъзалары катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев алып барды.

Көн тәртибендә иң беренче булып, террорчылыкка каршы комиссия составына үзгәрешләр кертелде. Шулай ук 1 сентябрь һәм Корбан бәйрәмендә узасы чараларда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләшенде. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елын каршы алу, мәктәп автобусы белән йөргәндә террорчылыкка каршы күрелә торган чараларны күз уңыннан югалтмауга басым ясалды. Һәркайсыбыз хәбәрдар, 10 сентябрь көнне районыбызның ике авыл җирлегендә – Кышлау белән Олы Әтнәдә өстәмә сайлаулар уза. Утырышта әлеге сайлауларны уздыруда җәмәгать иминлеген тәэмин итү турында фикер алышынды.

Гел ишетеп торабыз, террорчылык актлары һәрдаим булып тора. Тик бу бездә түгел, дип тынычланырга ярамый. Шуңа да тирә-ягыбызда булган вакыйгаларга битараф булырга ярамый. Утырышта да һәрвакыт уяу булырга кирәклегенә басым ясалды. Авылларда буш йортларда шикле кешеләрне күргәндә, шулай ук таныш түгел затларның кибетләрдән күпләп консервлы продуктлар, сабын-шампунь кебек көнкүреш кирәк-яраклары алганын күрсәгез, кичекмәстән 02 яки 2-15-75 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Андыйларның машина номерларын язып алсагыз, килеш-килбәтләрен хәтерләп калсагыз, бу да зур әһәмияткә ия, диелгән район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot