news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә техниканың кышкы саклауга куелышын тикшерделәр

Хуҗалык белгечләренең исәп-хисап һәм планнарының тәртибе дә аерым игътибарга лаек булды.

(Әтнә, 21 ноябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнәдә техниканың кышкы саклауга куелышын һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән тагылма кораллар ремонты барышын тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Елдагыча, быел да районга әлеге тикшерүгә күзәтчелек итәргә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов килде.

Беренче чиратта машина-трактор паркларының халәте, үзйөрешле һәм тагылма арбалы авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую шартлары, ремонт-тәэмин итү базасының әзерлеге тикшерелде.

Тикшерү барышында техника һәм тагылма коралларның ремонтыннан тыш, комбайннар әзерлеге дә күз уңында булды. Шул ук вакытта “Хезмәтне саклау” проблемасын да читләтеп узмады. Алай гына түгел, хуҗалык белгечләренең исәп-хисап һәм планнарының тәртибе дә аерым игътибарга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100