news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә төсле металл урлаучы тоткарланган

Тикшерү барышында караклык очрагы буенча гаепләнүче ачыкланды.

 (Казан, 24 июль, “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районы үзәгендә урнашкан металл җыю пунктына төнлә белән, законсыз рәвештә кереп, берничә дистә килограмм төсле металл урлап чыгалар.

Сирәк булса да, районда урлау очраклары теркәлеп тора. Бу юлы кыңгыр юлга басучы төнлә металл җыю пунктына юнәлә һәм берничә дистә килограмм төсле металл урлап чыга. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре каракның эзенә тиз төшәләр.

Тикшерү барышында караклык очрагы буенча гаепләнүче ачыкланды. “Материаллар әзер булуга, эш судка җибәреләчәк”, - ди Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Әмиров, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot