Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә спорт сөюче яшьләрне бүләкләделәр
Әтнәдә спорт чараларында актив катнашкан, район данын яклап республика бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән егет-кызлар өчен бәйрәм оештырдылар.
(Казан, 9 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнәнең “Ашыт” комплексында спорт сөюче яшьләрне бүләкләделәр, дип яза җирле басма.
Быел исә бу чараны бераз үзгәрәк итеп, табигать кочагында спорт чаралары белән аралаштырып үткәрергә уйладылар. Район сабантуе уза торган аланлык моның өчен бер дигән урын булды. Тәмле пылавы, шашлыгы белән сыйлап, төрле ярышларда катнашырга, шунда ук батутта сикереп, “баллы мамык”тан да авыз итәргә мөмкинлек тудырылды. Рәхәтләнеп ял итте балалар. Спорт сөюче яшь әтнәлеләрне район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да котларга килде, аларга киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.
Һәрберсен исемләп чакырып, кулларына үзләре шөгыльләнгән спорт төре белән бәйле кубоклар тапшыргач, бирегә җыелган яшь спортчыларның күңелләре тагын да күтәрелде. Төрле спорт уеннарында катнаштылар. Футбол, волейбол, спорт мәктәбе методистлары оештырган кызыклы квестлар – бар да күңелле иде. Яннарында үзләре белән ел буе шөгыльләнгән тренерларның да булуы көч-куәт өстәде.
Уйлаган эшләрен һәрвакыт ахырына җиткерә торган спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев үзләре дә көне буе балалар янында булды.
Алар, әти-әниләр әлеге бәйрәмне оештыруга зур көч керткән күмәк хуҗалык җитәкчеләре, эшмәкәрләр – бертуган Гыйлаҗевлар, Раушан Миллиҗанов, Динар Шәрәфиев, Хәлил Хәбибуллинга рәхмәтле. Һәрвакыттагыча, спорт бәйгеләрен үткәрүдә ныклы терәк булып тора алар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз