news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә социаль объектларның әзерлеген “4+” дип бәяләделәр

Бүгенге көндә дә районда социаль объектларны кышкы ягу сезонына әзерләү дәвам итә.

(Әтнә, 20 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бүгенге көндә Әтнәдә районда социаль объектларны кышкы ягу сезонына әзерләү дәвам итә, дип яза җирле басма.

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров сүзләренә караганда, финанска бәйле эшләр юк. Бары тик вак-төяк хезмәтләрне карап бетерергә кирәк. Зәйдә булган фаҗигадән соң, кышкы ягу сезонына әзерлек буенча таләпләр катгыйланды. Күптән түгел генә районга инспекторлар килеп, мәдәният, мәгариф, техникум, сәламәтлек, гомумән, социаль объектларны карап, тикшереп, әзерлекне дүрт плюс билгесе, белән бәяләделәр.

Шунысын да әйтеп узасы килә, мәктәпләрне караган вакытта Яңа Шашы төп мәктәбендә кышкы сезонга әзерлек югары дәрәҗәдә иде. Тикшерү барышында котельныйлардагы электрүткәргечләр, сигнализацияләрнең торышы каралды. Котельныйлардагы кышкы сезонга әзерлекнең гомуми халәте начар түгел. Бүгенге көндә инженер, мастерларны укытулар бара, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot