news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә социаль мошенниклыкның ике очрагы теркәлгән

Һәр икесендә дә мошенниклар, ялганлау юлы белән, “Акча күчерәбез” дип, ышанучыларның карта номерларын сорап алуга ирешәләр.

(Әтнә, 14 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”)Һәр икесендә дә мошенниклар, ялганлау юлы белән, “Акча күчерәбез” дип, ышанучыларның карта номерларын сорап алуга ирешәләр, дип яза җирле басма.

Район халкын “Алданмагыз!” дип гел кисәтеп торсалар да, август аенда Әтнә Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тарафыннан социаль мошенниклык очраклары белән бәйле фактлар теркәлгән. Аларның берсе: “Бонус оттыгыз”, дип ялган шалтырату, икенчесе – “Авитога әйбер сату турында белдерү бирү” белән бәйле. Һәр икесендә дә мошенниклар ялганлау юлы белән, “Акча күчерәбез” дип, карта номерларын соратып алуга ирешәләр.

“Күпме кисәтеп торсак та, карта номерларын әйтеп алданучылар һаман да бар. Тагын бер кат кисәтәсе килә – карта номерларын берәүгә дә әйтмәскә, сату-алуочракларында читкешеләргә аванс күчермәскә, картадан картага кача алмаска, бары тик тере акчалар белән генәэ шләргә тырышырга кирәк”, – ди тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров, диелә район хәбәрендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100