news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар башланды

Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды.

(Әтнә, 1 декабрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Күренекле әтнәле, танылган мәгърифәтче, галим, философ, атаклы мөгаллим һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына гыйнвар аенда 200 ел тула. Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

“Күренекле дин әһеле һәм галим Шиһабетдин Мәрҗанинең татар халкын агартуга керткән зур өлешен күздә тотып, аның 200 еллыгы уңаеннан 2018 елда бәйрәм чаралары үткәрергә боерык бирәм”, - диелә әлеге документта. Бәйрәм чаралары үткәрү буенча оештыру комитетын Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов җитәкли.

Данлыклы шәхеснең якташлары буларак, әлеге олуг юбилей уңаеннан чараларның беренчесе Әтнә – Арча районнары тарафыннан оештырылды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә Арча районында урнашкан музей вәкилләре, татар теле һәм тарих укытучылары, тәрбиячеләрдән торган бер төркем Мәрҗани белән бәйле экскурсия маршруты буенча автомарафонга чыкты. Мондый зур чарадан билгеле, үзләрен Мәрҗәни якташлары дип йөрткән Әтнә районы вәкилләре дә читтә кала алмый. Туган якны өйрәнү музее директоры Эльмира Гыйләҗева, Комыргуҗа мәктәбенең Шиһабетдин Мәрҗани музее директоры Зилә Зиннәтуллина белән бергәләп без дә юлга кузгалдык.

Берничә җиңел машинадан һәм автобустан торган автомарафончылар башта күренекле шәхеснең әтисенең туган авылы – Ташкичүгә урта мәктәбенә килеп туктады. Биредәге мәктәптә Мәрҗанинең музее оештырылган. Шушы ук авылда, әтисе җитәкләгән мәдәрәсәдә киләчәктә татар халкын мәгърифәтләндерүгә зур көч куйган галим беренче белемнәрен алган. Мәктәп каршында Шиһабетдин Мәрҗәни һәм аның туганы, татар язучысы Мәхмүт Гәләү улы Мәрҗани хөрмәтенә куелган мемориаль такталар. Бу ике шәхесне якташлары онытмый, мәктәпнең ишегалдыннан алып һәр ике этаж коридорында, стеналарда аларга багышланган экспозицияләр, стендлар. Музей бүлмәсе дә заманча итеп җиһазландырылган, Мәрҗәни белән бәһле экспонатларга зур урын бирелгән. Авыл эчендәге галим белем алган мәдрәсә дә яңартылып, әллә кайдан балкып тора. Заманча итеп үзгәртелсә дә, якынрак килгән саен Мәрҗани чорының мохитына чумгандай буласың. Ташкичүдән ерак түгел, юл кырыенда гына урнашкан затлы, матур чишмәгә дә галимнең исеме бирелгән. Бу яклардан үтсәгез, һичшиксез, әлеге урынга игътибар итми калмассыз. Биредә яшәүчеләр аның суын да мактап, тәмлелегенә басым ясадылар.

Юлыбыз - Әтнә ягына таба. Иң беренче итеп шагыйрь туган авыл – Ябынчыга юл тотабыз. Узып китешли Мәрҗәндә тукталабыз, Зиләбез кунакларны авыл белән таныштыра. Бу авыл – Шиһабетдин Мәрҗанинең бабалары яшәгән авыл. Аның тормышында ул күренекле урын алып торган. Юкка гына аның исемен галим үзенә псевдоним итеп алмагандыр. Зилә кызыклы фактларга тукталып китте, шуныйң белән кунакларда зур кызыксыну уятты. Ябынчы авылында мәшһүр галим туып- үскән нигез, ул суын эчкән кое... Бу урыннар торгызылып, мемориаль такталар куелган. Нәкъ менә шушы урында 1818 елның 16 гыйнварында Мелла Шиһабетдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл Мәрҗани урта хәлле мулла гаиләсендә дөньяга килгән.Ябынчы авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Шиһабетдин хәзрәтнең әтисе ягыннан тугыз бабасы билгеле. Алар арасыннан Габделкотдус атлысы Комыргуҗа авылыннан чыгып, аннан берничә чакрым ераклыктагы , алда телгә алынган Мәрҗани авылы башында тора.

Автомарафончыларның соңгы тукталышы - Комыргуҗа мәктәбендә урнашкан Мәрҗани музее. Биредә аларга галим тормышына кагылышлы тирән эчтәлекле чыгыш тәкъдим ителде. Шулай ук аның шәхси архивыннан кызыклы экспонатлар белән дә таныштылар кунаклар. Галимнең дисбесе, хаҗ сәяхәте кылганда кулланган көмеш чәнечкесе, пычагы, бронза кашыгы – шундыйлардан. Кыз туганнарына Хаҗ сәфәреннән бүләккә алып кайткан бизәнгечләр савыты, галимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чыккан китапны музейга мәгърифәтченең дүртенче буын оныгы Суфия Мостафина бүләк иткән.

Әтнә – Арча яклары уртак тарихка ия. Шиһабетдин Мәрҗани әнә шул бәйләнешнең татар дөньясында зур әһәмияткә ия булган бер чагылышы. Бу урында һәр ике якның да фикере бердәм булды – мондый очрашуларны туктатмау, киресенчә, тагын да баету. Шулай булганда гына, бердәм һәм бергә эшләгәндә генә нәтиҗәсе тиешенчә булыр ди өметләнә алар. Ә очрашулар киләчәктә күп булачак. Киләсе елның 16 февралендә күренекле шәхеснең тууына 200 ел тулу уңаеннан Комыргуҗа урта мәктәбендә чираттагы республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Алар Арча районында да дәвам итәчәк. Шулай булгач – бар да алда әле, диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100