news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗанине зурлап искә алдылар

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә җиденче тапкыр республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

(Әтнә, 18 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә җиденче тапкыр республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренчесе 1998 елда узса, хәзер ул ике елга бер уздырыла, дип яза җирле басма. 

Мәктәпкә узган кунакларны коридорда урын алган балаларның проект эшләре, кул эшләреннән тупланган күргәзмә һәм махсус өстәлдә урнашкан роботлар каршы алды. Болар – укытучылар Ания Шәрәфетдинова һәм Раил Миңнебаев җитәкчелегендә түгәрәккә йөргән укучы балалар иҗаты. Проект һәм фәнни эшләр янәшәсендә җылы оекбаш, бияләйләр урын алган. Ә пульт белән идарә итә торган роботларны “Роботекс” түгәрәгендә җыйганнар; шулар белән Санкт-Петербургта узачак футбол чемпионатында катнашырга җыеналар. 

Беренчесен, “Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр” шигаре алганын Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Фәрит Мирза улы Солтанов җитәкләде. Биредә 8 укучы эше тыңланды. “Туган ягым – яшел бишек” секциясендә 13 укучы чыгыш ясады. Секцияне “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗанов җитәкләде.

Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев җитәкләгәне Муса Җәлил шигыреннән алынган бер куплет шигъри юллар белән исемләнгән. “Син яшәмә җирдә файдасыз бер түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомерең, маяк булып үзеңнән соң килгән буынга”, дип атала. Монысында 14 укучы чыгышы бәяләнде. Янә бер секцияне Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, доцент, филология фәннәре кандидаты Рифат Фирдинат улы Мирхәев җитәкләде. Ул җитәкләгән жюри алдында 12 укучы чыгыш ясады. “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән секцияне профессор, тарих фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр Фаяз Шәрип улы Хуҗин җитәкләү конференциянең дәрәҗәсен тагын да арттырды кебек. Секциядә 13 укучы чыгыш ясады.

Яңа гына “Әтнә районы эпиграфик истәлекләре” исемле шактый күләмле китап бастырган филология фәннәре кандидаты Айдар Марсил улы Гайнетдинов җитәкләгән секция “Белем һәм тәрбия бирү процессында этномәдәни компонентны файдалану” дип атала. Монысында 12 укытучы чыгышын тыңлап бәяләделәр.
Хәтерлисездер, моннан элек конференция Россиякүләмгә әйләнер әле, дип язган идек. Биредә Марий Эл вәкиле, аннан тыш Татарстанның 13 районы һәм казан шәһәре гимназияләреннән килүчеләр катнашты.

Конференциянең 6 секциясендә һәм йомгаклау өлешендә Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасы, милләтебезнең әдәбияты, аның тарихы, экологиясе, мәдәниятенә кагылышлы актуаль проблемалар күтәрелде.

Конференциянең пленар утырышы Габдулла Тукай исемендәге  Әтнә дәүләт театрында Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышына кагылышлы спектакль белән ачылып китте. Биредә янә олы кунаклар – Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы галимнәре катнашты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100