news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә шахмат ярышы буенча спорт мәктәбе беренчелеге җиңүчеләре ачыкланды

Бәйге шахматчыларның сафларын тагын да тулыландыру максатыннан оештырылды.

Әтнәдә шахмат ярышы буенча спорт мәктәбе беренчелеге җиңүчеләре ачыкланды
atnya-rt.ru

(Әтнә, 4 гыйнвар, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). "Ашыт" спорт комплексының шахмат бүлмәсендә районның спорт мәктәбе беренчелегенә мәктәп укучылары арасында шахмат бәйгесе узды. Бәйгедә 9 кыз, 8 малай катнашты. Бу турыда җирле басма сайты хәбәр итә.

“Әйләнү тәртибе белән үзара уйнап чыктылар. Бик киеренке ярыш булды, чөнки безнең республика күләмендә уңышлы чыгыш ясаучы шахматчылар да катнашты. Миңа, тренер буларак, укучыларның уйнаулары бик ошады", - диде шахмат тренеры Раил Шакиров.

"Шахматчыларыбыз уңышлары белән гел сөендереп торалар. Республика ярышларыннан да гел призлы урыннар алып кайталар. Аларның сафларын тагын да тулыландыру максатыннан, үзебезнең спорт мәктәбе призына игълан иттек бу бәйгене", - ди спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Кызлар арасында: 8 мөмкинлектән 8 очко алып, Олы Әтнә мәктәбе укучысы Мифтахова Азалия беренче урынга лаек булды. Икенче урында — Күңгәр мәктәбе укучысы Әхмәтова Азалия, өченче урында - Күңгәр мәктәбе укучысы Гарипова Инзилә.

Малайлар арасында: 7 мөмкинлектән 7 очко алып, Олы Әтнә мәктәбе укучысы Кәримов Камил беренче урында, икенче урында — Олы Әтнә мәктәбе укучысы Шәрәфиев Самат, өченче урында — Олы Әтнә мәктәбе укучысы Баязитов Камил.

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, медальләр белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100