news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә шахмат ярышларында җиңүчеләр ачыкланды

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Әтнәдә шахмат ярышларында җиңүчеләр ачыкланды
atnya-rt.ru

(Әтнә, 3 май,“Татар-информ, “Әтнә таңы”).  Әтнәдә спартакиада кысаларында шахмат ярышы узды. Әлеге бәйгедә район мәктәпләре арасыннан килгән командалар арасында җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Җиңүче командалар 11 еллык мәктәпләр арасында: беренче урында - Олы Әтнә мәктәбе, икенче урында - Түбән Бәрәскә мәктәбе, өченче урында - Комыргуҗа мәктәбе.
9 еллык мәктәпләр арасында: беренче урында- Яңа Шашы мәктәбе, икенчедә - Олы Мәңгәр мәктәбе, өченче урында - Күлле Киме мәктәбе.

Шәхси беренчелек буенча унбер еллык мәктәпләр, кызлар арасында - 1. Мифтахова Азалия, Олы Әтнә 2.Гиззатуллина Лилия, Комыргуҗа, 3.Әхмәтова Азалия, Күңгәр мәктәбе. Егетләр арасында : 1. Шәрәфиев Самат, Олы Әтнә мәктәбе, 2.Кәримов Камил, Олы Әтнә мәктәбе 3. Фатыйхов Илсаф, Түбән Бәрәскә мәктәбе.

Тугызьеллык мәктәпләр арасында: кызлар - 1.Галиева Ләйлә, Олы Мәңгәр, 2.Динә Закирова, Яңа Шашы, 3.Сафина Әдилә, К.Киме. Егетләр арасында: 1. Йосыпов Данияр, Югары Көек, 2. Илсаф Мөхәммәтҗанов, Яңа Шашы, 3. Фәйзуллин Алмаз, Яңа Шашы мәктәбе.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100