news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә шахмат буенча район чемпионаты узды

Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды.

(Әтнә, 20 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Араларында әлкән яшьтәге шахмат уены осталары да, кечкенә, өметле "йолдызчык"лар да күренде. Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Район чемпионы швейцария системасы буенча узган 6 турдан соң ачыкланды. Елдагыча, Раил Шакировка җиңүче булмады: Раил - кабат район чемпионы! Икенче урынны Күлле Кимедән Ирек Сабиров яулады. Өченче урын иясе кискен бәйгедә ачыкланды: бронзаны Күәмнән Әгъзәм Борһанов яулады.

Ә хатын-кызлар арасындагы урыннарга килсәк, беренче урында - Зәлия Мифтахова, икенче урында - Лилия Сәгъдиева, өченче урында - Азалия Мифтахова.

Командалар арасынды иң күп баллны Зәлия Мифтахова, Фирдинат Бәйрәмов һәм Раил Шакиров составындагы Әтнә командасы яулады. Икенче урынны составында Олы Әтнәдән Азалия Мифтахова да уйнаган тагын бер шахматчылар династиясе: аталы-уллы Сабировлар - Зөлкәрнәен һәм Ирек составындагы Күлле-Киме командасы алды. Өченче урында - Лилия Сәгъдиева, Әгъзәм Борһанов һәм Роберт Бәширов составындагы җыелма команда булды.

Бик күңелле турнир оештырганнар, бәхәссез, бу көнне карарга килүчеләр дә оттырмады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100