news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә шәфкатьлелек ункөнлегендә җыйналган хәйрия акчасын бүлеп бирделәр

Бу акчаларны бүлгәндә һәрберсенең гаилә, тормыш хәле, медицина күрсәткече исәпкә алынды.

(Әтнә, 18 декабрь, “Татар-информ",  “Әтнә таңы”). Шәфкатьлелек ункөнлеге барышында барлыгы 409581,54 сум акча җыйналды. Мәктәп укучылары ярминкәләр үткәрде, һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тырышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Менә шул акча махсус комиссия катнашында мохтаҗларга бүленде. Хәйрия акчасын бүлүче комиссиядә хакимият вәкиле Айрат Каюмов, "Йөрәктән - йөрәккә" Хәйрия фонды җитәкчесе, ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов, мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов, баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова, социаль яклау бүлеге мөдире Әминә Галиева, "Изгелек" халыкка социаль хезмәте күрсәтү оешмасының вакытлыча җитәкчесе Зөлфирә Сәләхиева катнашты.

Бүгенге көндә районда мөмкинлекләре чикле 1760 кеше яши. Шуның 53е - 18 яшькәчә балалар. Балачактан инвалид булган - 106, коляскада утыручы - 33, гемодиализга йөрүче 14 кеше бар. Моннан тыш операциягә керергә җыенучылар һәм ярдәм сорап язылган 22 гариза да каралды.

Бу акчаларны бүлгәндә һәрберсенең гаилә, тормыш хәле, медицина күрсәткече исәпкә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100