Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә семинар-киңәшмәдә сүз урып-җыюга әзерлек турында барды
Районның “Ленин” хуҗалыгы базасында республикадагы төньяк районнарның “Гостехнадзор” инспекторлары катнашында семинар узды.
(Казан, 15 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнә җирлегендә урып-җыю чоры алдыннан семинар-киңәшмә узды, дип яза җирле басма.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Айдар Салахов: “Төп бурыч – урып-җыюны уңышлы, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп уздыру”, – дип билгеләде. Шунда ук ел башыннан техника куркынычсызлыгы белән бәйле 3 бәхетсезлек очрагы теркәлүен хәбәр итте. Кызганычка, бу бәхетсезлек очракларының берсе фаҗигале тәмамланган.
Районның баш инженеры Камил Әхмәтгалиев инспекторларны сәламләп, семинарның һәркем өчен файдалы узуын теләде. Ә хуҗалык инженеры Таһир Садриев урып-җыюга әзерлек барышы, шулай ук хуҗалыкның техника белән тәэмин ителеше турында сөйләде.
“Ленин”ның машина-трактор паркы семинарда катнашучыларны сокландырды да, гаҗәпләндерде дә.
“Гостехнадзор” инспекторлары: “Ленин” хуҗалыгында урып-җыюга әзерлек яхшы хәлдә, республиканың барлык хуҗалыклары да шушы күрсәткечкә аз булса да якын килсәләр иде, дигән фикер белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз