news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә Сабантуйга әзерлек дәвам итә

Ул Әтнә театрының 100 еллыгы кысаларында узачак.

(Әтнә, 3 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Бу көннәрдә "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә Сабантуйга әзерләнүчеләр җыела, дип яза җирле басма.

Репетицияләр бара. Кечкенә генә бер сер - данлыклы Әтнә базарын күренешен күреп булачак быел...- бу базар хакында кемнәр генә язмаган да, кемнәр генә сөйләмәгән. Быелгы район сабан туе үзгә булачак. Ул Әтнә театрының 100 еллыгы кысаларында узачак.

Әлеге күренештә театр артистлары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәктәп, техникум укучылары катнаша. Бүгенге көндә әлеге бәйрәмгә әзерлек зур оешканлык белән бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot