news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Сабантуй мәйданына илтә торган юл төзекләндерелә

Юл ремонты Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.

(Казан, 26 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). 15 майдан Олы Әтнә -Арча юлының Каенсар урманына китә торган юлында "Татавтодор"ның Әтнә участогы коллективы юлчылары эшли башлады, - дип яза район газетасы сайты.

Алар тигезлисен тигезләп, аласын алып, күтәртәсен күтәртеп, 1 км 900 метр аралыкка вак таш түшәячәкләр. Машиналар кую өчен 4000 квадрат метр җирдә махсус урыны да булачак.

Юл ремонты Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.

"Юлның сазлыклы, кипмәгән өлешләренә ике торба салып калдырабыз. Шушы арада, ул мәйданга кадәр керә торган өлешкә кадәр, вак таш түшәләчәк. 4000 квадрат метр җирдә машиналар куярга махсус урыны да булачак. Бер сүз белән әйткәндә, эшләп өлгерсәк, бик әйбәт булачак. Ә без өлгертергә тырышачакбыз, - ди оешма җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитов.

Өлгерерләренә шик юк. Чөнки оешманың бар техникасы диярлек - 2 экскаватор, 7 КамАЗ, грейдер шушында хезмәт куя. Иң мөһиме, эшчеләр ни эшләгәннәрен белеп, юлның ничек кирәк икәнлеген аңлап эшлиләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100