news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре узган елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар

Хисап җыелышы хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән төгәлләнде.

Әтнәдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре узган елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар
atnya-rt.ru

(Әтнә, 26 февраль,“Татар-информ,  “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә республикада халыкның үлемен киметүгә юнәлдерелгән чаралар планының максатчан күрсәткечләрен үтәгән районнарның берсе. Бу турыда сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең узган елгы эшләренә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәсендә хәбәр ителде. Район басмасы сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Эш күрсәткечләре белән республика муниципаль берәмлекләре арасындагы рейтингта 28 нче урынга төшкән иде алар. Ә 2018 елгы нәтиҗәләре буенча 7 урынга күтәрелә алганнар. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре алдына куелган планнар вакытында үтәлгән, арттырып үтәлгәннәре дә бар.

Хисап җыелышында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов катнашып, чыгышларын эш күрсәткечләренә нигезләнеп мактадылар да, кимчелекләрне күрсәтеп, алга таба аларны бетерү кирәклегенә басым да ясадылар.

Хисап җыелышы хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100