news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Россиянең чаңгы юлы-2019” бәйгесендә физкультура укытучыларына аерым таләп куелды

Чаңгыга баскан өч йөздән артык кеше 8 категория буенча ярышты.

Әтнәдә “Россиянең чаңгы юлы-2019” бәйгесендә физкультура укытучыларына аерым таләп куелды
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 10 февраль,“Татар-информ, “Әтнә таңы”). Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы каршындагы басуда узган “Чаңгы юлы – 2019” бәйгесенә быел өч йөздән артык кеше катнашты. Махсус теркәлеп ярышканнар да, үз җаена шуып йөрүчеләр дә булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгегә катнашкан чаңгычылар яшьләренә карап, яшь төркемнәренә, мәсәлән, 14-18, 18-29, 30-39, 40-49, 50-59, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә бүленеп ярыштылар. 30 җитәкче үзләре аерым, физкультура укытучылары бәйгегә үзләре аерым төркем булып катнашты. Хатын-кызлар өчен дистанция - 1500 метр, ирләр өчен 3000 метр итеп билгеләнде.

Ярышны яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район спорт мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Җиңүчеләрне һәм призерларны яшьләр, хатын-кызлар, ирләр арасында аерым билгеләделәр. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды.

60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә катнашучы Мәгъфия апа Хафизова белән Мансур абый Сафин аерым хөрмәткә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100