news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә Россиякүләм һөнәри “AnimalProfi” форумы узды

Әлеге форумның программасы хуҗалык вәкилләре сорауларына нигезләнеп төзелгән.

(Әтнә, 16 апрель, “Татар-информ”, "Әтнә таңы”) Әтнәдә Россиякүләм һөнәри “AnimalProfi” форумы узды. Һөнәри форум ике көн дәвам итеп, Әтнә районына барлыгы 160лап белгеч килде, дип яза район газетасы.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында узган форумның темасы “Терлекчелектә югары үсеш алу өчен кулланылган заманча технологияләр” дип исемләнә. Әлеге форумның программасы хуҗалык вәкилләре сорауларына нигезләнеп төзелгән. Чыгыш ясаучылар арасында зур нәтиҗәләргә ирешкән олы тәҗрибәле практик-киңәшчеләр дә байтак иде. “AnimalProfi” форумының оештыру комитеты спикерлар белән бергәләп форумны барлык дөнья ветеринария һәм зоотехниядәге белемнәренә, практикага, заманча тенденцияләргә нигезләнеп әзерләгән.

Анда катнашучылар биредә үзләренең сорауларына җавап табып, яңа идеялар,үз өлкәләренә кагылышлы яңа белемнәр туплап кайтып китәчәкләр.

 Бик файдалы форум булды бу, - дип саный Әтнә Ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Хашимов.

“Нитофарм” вәкилләре чыгышы зур кызыксыну уяткан. Фирма вәкилләре яңа төр дарулар, шулай ук яңача дәвалау ысуллары белән таныштырганнар. Форумның файдасы тагын шунда – биредә район күмәк хуҗалыкларының мал табиблары да катнашканнар. Һәрхәлдә, алар бик күп яңалык, кирәкле мәгълүмат туплап киткәннәрдер дигән ышаныч бар, - дип яза басма матбугат.

Әтнә районы терлекчелеге – ветеринария өлкәсендәге яңалыкларга бик бай. Алар тагын да артыр дип өметләник. Кунаклар да ерак юлдан килеп, Әтнәдән бернинди яңалык та алмыйча китмәс.

news_right_1
news_right_2
news_bot