news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә Республика көнендә веломарафон үткәрелде

“Ашыт” спорт һәм мәдәни үзәге каршында көн дәвамында җыр-бию, спорт ярышлары дәвам итте.

(Әтнә, 31 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бәйрәм иртәнге сәгать 8 тулып 30 минутта башланды. Район җитәкчелеге котлавыннан соң, тантана мәктәп укучылары,районыбыз һәвәскәрләре катнашында әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Беррәттән бәйгегә катнашасы велосипедчыларны теркәү башландыдип яза җирле басма сайты.

Алты дистәгә якын велосипедчы стартка басып, район үзәгенең Совет урамы буенча хәрәкәт итеп, авылны әйләнеп үтә торган юлдан кабат киткән урыннарына кайттылар. Велосипедчыларны яшьләр эше һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев, “Ашыгыч ярдәм” машинасы озата барды. Юлны тәртип сакчылары саклады. Җиңүчеләрнең һәркайсына бүләкләр тапшыргач, бәйрәмгә килүчеләр сугыш элементлары кергән спорт төре - "Гонка героев" та катнашучыларны тамаша кылды, 

Республика көненә багышланган зур концерт кичке сәгать 8 дә кабат үзенә җыйды. Район халкы үзебезнең һәвәскәрләр, артистлар чыгышы белән бергә кунак артистларның чыгышларын да тыңлады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100