news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә районы башлыгы бүләгенә хоккей ярышы үткәрелде

Әлеге Кубок өчен 18 яшьтән югары хоккейчылар катнашкан биш команда көч сынашты.

Әтнәдә районы башлыгы бүләгенә хоккей ярышы үткәрелде
atnya-rt.ru

(Әтнә, 25 февраль,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). 23-24 февраль көннәрендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Әтнә авылының хоккей мәйданчыгында район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов призына хоккей ярышы булды. Бу турыда район басмасы сайты хәбәр итә.

Районда хоккей уенына игътибар зур, аны яратучылар да күп булганга, приз өчен иң көчле биш команда уйнады.

 “Бик әзерлекле көчле ярышлар булды бу”,- дип бәяләде тренерлар.

Беренче урында - Олы Әтнә командасы, икенче урында - Бәрәскә командасы, өченче урында - Күәм командасы.

Җиңүчеләргә Кубок,бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot