news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә районның мөмкинлекләре чикле балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды

Бу чара районда икенче тапкыр узды.

(Әтнә, 30 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнәдә районның мөмкинлекләре чикле балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Бәйрәмне Мәктәптән тыш эшләр үзәге, халыкны социаль яклау һәм социаль үзәге хезмәткәрләре бик матур итеп алып бардылар. Районда 54 мөмкинлеге чикле бала бар, бәйрәмгә аларның барысын да чакырганнар. Биредә 30дан артык бала катнашты.

"Бу кадәр баланы бер урынга туплап, бәйрәм бүләк итү – зур ихтирамга лаек. Балаларның шат авазларын ишетү, куанычлы йөзләрен күрү – һәркем өчен сөенеч", - диде районның башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Айрат Каюмов.

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов та балаларны бәйрәм белән котладылар.

Афәрин, Яңа ел каршылау бәйрәмен бик күңелле итеп оештырганнар. Һәрхәлдә уеннарда бик актив катнашкан балаларның тавышларына караганда, алар бик канәгать калдылар. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай белән Кар кызы да бүләкләрне мул әзерләгәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100