news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә “Район чыршысы” чарасына уку алдынгылары җыелды

Ел саен үткәрелеп килә торган бу чарага 105 укучы чакырылган иде.

Әтнәдә “Район чыршысы” чарасына уку алдынгылары җыелды
архив

(Әтнә, 6 декабрь,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Ел саен Яңа ел килгәч, уку алдынгыларын, олимпиада җиңүчеләрен, спортта, сәнгатьтә уңышка ирешүчеләрне театр бинасына җыеп, “Район чыршысы” уздыралар. Быел да булды бу чара, дип яза җирле басма сайты.

Бу чарага 105 укучы чакырылган иде, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә куелган Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (0+) спектаклендә тагын 60 укучы чыгыш ясады.

Укучыларны иң элек район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов котлады.

“Без сезгә сокланабыз. Укуда да, спортта да сез актив. Сәнгатьтә дә үрләр яулыйсыз. Бүген сез караячак спектакльдә дә 60 укучы артистлардан ким уйнамый. Без сезнең белән горурланабыз. Бәйрәм белән сезне”, - дип изге теләкләрен җиткерде.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов та укучыларның уңышларына тукталып узды. Сәхнәгә Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел күтәрелде. Алдынгылар спектакль карап, үзләре өчен әзерләнгән Яңа ел бүләкләрен алып таралыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100