news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә район башлыгы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа мәктәбенә сайлауга килде

Әлеге участокта аның тормыш иптәше Сәрия ханым, улы Айназ Хәкимов тавыш бирде, дип яза район газетасы.

(Әтнә, 18 март, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Россия Президентын сайлауда катнашты. Район башлыгы, беренчеләрдән булып, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе базасында урнашкан 1006 нчы номерлы сайлау участогында сайлауларда катнашты. Әлеге участокта аның тормыш иптәше Сәрия ханым, улы Айназ Хәкимов тавыш бирде, дип яза район газетасы.

"Әтнә таңы" хәбәрчесенә участок сайлау комиссия рәисе Ания Шәрәфетдинова әйтүенчә, биредәге участокка 378 кеше беркетелгән 1006 участокка Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән һәм Ябынчы авылларыннан килеп сайлыйлар. Алты кеше, 18 яше тулып, беренче тапкыр сайлауда катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot